Җырчы МакSим алкогольгә бәйлелеге белән көрәшүе турында белдерде.
2021 елда җырчы МакSим беренче тапкыр алкоголь эчемлекләргә бәйлелеге турында хәбәр иткән иде. Соңрак бу яман гадәте җырчыны реанимациягә кадәр җиткерә. Берникадәр вакыт артист сәламәт тормыш рәвеше алып бара башлый, әмма концертлары сәбәпле тыгыз графигы аркасында, кабат спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Бүген социаль челтәрләрдә МакSим алкогольгә бәйлелектән көрәшүе турында хәбәр итте.
МакSим сүзләренә караганда, Сочидагы скандаль чыгышына ул бик арган килеш килә. Шунда ул бераз хәл алырга теләп, спиртлы эчемлек куллана. Әмма хәле начарланып, тиешенчә чыгыш ясый алмый кала. Җырчы әле дә ул чакта тулы концерт куя алмавы өчен борчыла.
«Хәзер аңлый, бу бәйлелек. Шуңа да аның белән көрәшергә булдым. Чөнки бу минем тормышым, минем уеным түгел», — ди МакSим.
@tatnewstatar