Обложка канала

Еду в Татарстан

Наши сплетни - наша отрада Подписчики, татарстанцы, редакция криптоканала объявляет о сборе народных новостей.

Еду в Татарстан

3 года назад
Открыть в
Татарстанда баш табиб гаебе белән вафат булган кызның әти-әнисенә 4,2 млн сум акча түләнәчәк. Фаҗига 2018 елның декабрендә була. Ул вакытта Яңа Чишмә авылы хастаханәсенең операция өстәлендә 16 яшьлек Милена Мөхәммәтҗанова вафат була. Мәктәп укучысын ашыгыч ярдәм машинасында алып киләләр, әмма дежур табиб иртәнгә кадәр берничек тә ярдәм итә алмаячагын әйтә. Иртән гаилә аны кабат табибка алып килә, һәм шул вакытта операция кирәклеге ачыклана. Миленага, баш табибның кушуы буенча, рентгенолог операция ясый, бу аның беренче операциясе була. Үлгәннән соң үткәрелгән экспертиза кан югалтуның сәбәбе талактагы кистаның шартлавы икәнне күрсәтә. Суд, ваемсызлык өчен, баш табибны һәм рентгенологны ике елга шартлы рәвештә хөкем итә. Әти кеше моны «җиңелчә курку»дип атый. 2023 елның 3 июлендә Татарстан Югары суды кызның әти-әнисенә 259 мең сум матди зыян өчен һәм 4 миллион сум мораль компенсация билгели. @tatnewstatar