Кондуктор транспорт картасында акчасы беткән баланы автобустан куып чыгарган. Казан прокуратурасы тикшерү эшләрен башлаган.
Бүген Казанда 45нче автобуста кондуктор транспорт картасында акчасы беткән малайны төшереп калдырмакчы булган. Бер пассажир ханым баланы яклап чыга.
«Баланы яклап чыгарга булдым, чөнки кондукторның аны куып чыгарырга хакы юк, аннан миңа каршы көч кулланыр дип тә курыктып. Чөнки кондуктор миңа да, балага да акыра башлады. Безнең господин Темляков бар кешене дә ягымлы дип санаган була», — дип хәбәр итә ханым «Татарстан-24» корреспондентларына.
Әле бер көнне генә бишенче сыйныф укучысын 37 нче автобустан куып чыгаралар. Баланың түләргә акчасы булмаган.