Обложка канала

Еду в Татарстан

Наши сплетни - наша отрада Подписчики, татарстанцы, редакция криптоканала объявляет о сборе народных новостей.

Еду в Татарстан

4 года назад
Открыть в
8 июньдә, «Беҙ бергә – Мы вместе» проекты кысаларында, тагын бер хәйрия концерты узачак — Башкортостанның һәм Татарстанның танылган артистлары Казанда чыгыш ясаячак. Марафон барышында җыелган акчалар Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына ярдәмгә тотылачак. ⠀ Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уртак концерт 8 июньдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. ⠀ Концертта ике республиканың да танылган артистлары: Гүзәл Уразова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Филүс Каһиров, Рөстәм Гыйззәтуллин, Раяз Фасыйхов, Zainetdin, Илнат Фәрхуллин, Әлфия Нигъмәтуллина, Рафис Сирусин, Роман Плеханов, Зөлфәт Хәким һәм «Аргамак» этно-төркеме катнашачак. ⠀ Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. ⠀ 25 майда Уфада «Башкортостан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә Башкортостан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә — Мы вместе» уртак хәйрия концерты булды. Аның максаты: Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына теләктәшлек күрсәтү. ⠀