Обложка канала

Еду в Татарстан

Наши сплетни - наша отрада Подписчики, татарстанцы, редакция криптоканала объявляет о сборе народных новостей.

Еду в Татарстан

6 лет назад
Открыть в
Элегрәк һәр авылның үз комган ясаучысы булган. Авылның оста куллы һөнәрчесе, хөрмәтле кешесеннән саналган ул. Чисталык, пакълек, сәламәтлек чыганагыннан саналган комганнардан башка татар халкы тормышын күз алдына да китермәгән. Ә ул комганнарны ясау зур осталык та, сабырлык та таләп иткән.

Заманалар үзгәрү белән комганнарны башка җиһазлар алыштыра, комган ясау эше онытыла башлый. Әмма Балтач районының Кече Лызи авылында яшәүче Илдар абый Солтанов комганнар ясау эшен, юкка чыгармыйча, саклап, дәвам иттерә.

Комганнарга әле дә ихтыяҗ бармы? Бу эш белән ни өчен шөгыльләнә ул? Илдар абыйның үзе белән сөйләштек. Тапшыру карарга чакырабыз сезне 😉

https://youtu.be/6KGetUDWD00